Син төшемә кердең бүген, Әни, Кочагыңа алып назладың. Нигә киттең мине ятим итеп? Салкын сагышларга ташладың? Синең кебек беркем кызым, диеп Иркәләмәс алып кочакка. Кадереңне белеп өлгермәдем, Бу дөньяда син исән чакта. Кабереңә киләм, чәчәк куям, Хәлләремне сөйләп юанам. Кич җиткәндә сине уйлап елыйм, Таңнарымда синсез уянам. Син үстергән гөлләр боек калды, Алар юклыгыңны сизәләр. Тәрәзәдән карап кайтуыңны, Сулар сипкәнеңне көтәләр. Тик нишләргә? Язмыш шулай язгач, Кала сабыр итеп яшәргә. Йөрәгемә кайдан көчләр табып, Кемгә, Әни, диеп дәшәргә? Синнән башка бу тормышта яшәү Шундый авыр, салкын, күңелсез. Әй, язмышым, ник син усал шулай? Ник калдырдың мине Әнисез? Якыннан да якын, газиз кешем, Миңа гомер бүләк итүчем, Ничек әйтим икән, сиңа, Әни, Рәхмәтемне барысы өчен? Ярдәм, киңәш сорап килгәннәргә Юк, дип каршы килә белмәдең. Җәйләр кебек якты, нурлы булдың, Һәркемгә яхшылык теләдең. Моңга гашыйк идең, җырлаганда, Тавышыңнан моңнар түгелде. Үзәкләргә үткән моңлы тавыш Елаткандыр күпме күңелне. Синең әйткән теләк, фатихаңа Тап төшермәм, ышан, әнием. Ак канатлы фәрештәләр белән Кайт әле яныма син минем. Ак кар ява, шул карларда синең Күңелеңнең төсе кушылган. Карашыңны саклыйм йөрәгемдә, Мин, Әнием, сине юксынам. Алсу Васикова